Search results
- Бинада авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү цехлары, складлар, кафе, кунакханә, административ офислар урнашкан. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Ачык сәүдә урыннары һәм автотранспорт өчен урын да каралган. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Татарстан президенты сәүдә рәтләре буенча йөрде, авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатучылар һәм алучылар белән аралашты, цехларны һәм ветеринар лабораторияне карады. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Рөстәм Миңнеханов күргәннәрен кәрәзле телефоны камерасына төшерде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- тр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат әхмәтов журналистларга белдергәнчә, бүгенге көндә агросәнәгать паркында 400 сәүдә урынын 257 арендатор били, бу объектның бүген генә ачылуын исәпкә алганда начар күрсәткеч түгел. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- “Мөгаен, беренче вакытта агросәнәгать паркы чыгымнарын бюджет күтәрер. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Аннары 2 - 3 айда агросәнәгать паркы тулысынча эшли башлаячак дип ышанам”, - диде Марат әхмәтов. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Ул агросәнәгать паркының төп идеясе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән кулланучылар арасында арадашчылар булмау, аренда ставкалары түбән булу өстенлекле һәм нигездә, Татарстанда җитештерелгән продукция сатылачак, дип искәртте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Марат әхмәтов сүзләренә караганда, башка төбәк фермерларына да продукция сату мөмкинлеге биреләчәк. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/
- Якындагы айларда транспорт логистикасы, сатучыларның базарга килүен уңайлы итү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк, дип билгеләп үтте министр. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Source: http://tat.tatar-inform.ru/